Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итү

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 30 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге гражданнарны кабул итә. Шулай ук, Татарстан Республикасының муниципаль округларында яшәүчеләр үз сорауларын Skype программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итүгә турыдан-туры тоташу аша бирергә мөмкинлек алачак.
Гражданнарны бергә кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International