2023 елның 17 маенда Болгар шәһәрендә "Олимп" МБУ СМ базасында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау отрядлары арасында зона Спартакиадасы узды. Спартакиадада Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа
Чишмә, Балык Бистәсе һәм Спас районнары катнашты. Спартакиада 2 яшь категориясендә узды: 14-17 яшь һәм 17-23 яшь. Ярышлар гер күтәрү, автомат сүтеп җыю, аркан тартышу, граната ыргыту, пневматик
коралдан ату, йөгерү, биек перекладинада күтәрелү буенча узды. Аны ачу тантанасында Спас муниципаль районы башкарма комитетының ОДМСТ башлыгы А.Н. Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Спариакиада йомгаклары буенча 14-17 яшьлекләр категориясендә 1 урынны Нурлат районы командасы, 2 урынны Яңа Чишмә районы командасы һәм 3 урынны ӘЛКИ районы яулады, 17-23 яшьлек категориядә 1 урынны Балык Бистәсе, 2 урынны Чистай районы командасы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.