Бүген «Алинә» УСЗында «Za наших» спортның көч төрләре буенча авыл Спортакиадасы узды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген район мәктәп укучылары һәм Әлки МР «Форпост» отрядлары катнашында «Алинә» УСЗында “Бөек Ватан сугышында Җиңү көне” бәйрәме кысаларында «Za наших» спортның көч төрләре буенча авыл Спортакиадасы узды.

Спартакиадада Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Каргалы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбе, Борискино урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм “Алексеевск аграр көллияте” ДАҺБУ катнашты. Спартакиада 14-17 яшь категорияләрендә, мас-рестлинг, армрестлинг, гер күтәрү, канат тартышу, 100 метр-эстафета төрләре буенча узды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча 14-17 яшь категориясендә 1 урынны «Алексеевск аграр көллияте»ГАПОУ командасы,2 урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм 3 урынны Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе
алды.

Җиңүчеләр кубоклар,грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән
бүләкләнделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International