Чуаш Борнае авылы мәдәният йортында "Сәламәтлек әлифбасы" дигән тематик программа узды. Чарага мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Бәйрәм дусларча һәм җылы атмосферада узды. Балалар спорт конкурсларында рәхәтләнеп катнаштылар, санитария-гигиена кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Тәмәке тарту зыяны турында мультфильм һәм "Азбука здоровья для детей" презентациясе һәркемгә ошады. Соңыннан сабыйлар сәламәт яшәү рәвеше турында җыр башкардылар һәм әниләренә кызыл һава шарлары бүләк иттеләр.