"ТАТТЕЛЕКОМ" хезмәткәрләре эш урынында ук диспансеризация уза

2023 елның 19 мае, җомга

Әлки район электр элемтәсе узелының "ТАТТЕЛЕКОМ" хезмәткәрләре ел саен эш урынында ук диспансеризация уза. Аларга «Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе»ДАССУ поликлиникасының медицина хезмәткәрләре килде.
Хезмәткәрләр кан басымын үлчәү, анализларга кан тапшыру, ЭКГ мобиль Аппараты ярдәмендә электрокардиограмманы алу, терапевт табибы консультациясен алу мөмкинлеге алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә әлкилеләрнең сәламәтлекләре турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә торган комплекслы тикшерүне бушлай узу мөмкинлеге бар. Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүне «Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе» ДАССУ поликлиникасында
узарга мөмкин.

Еш кына, күпләребез авырулар көчәйгәч табибларга мөрәҗәгать итә. Үзеңне һәм организмны авыру хәленә җиткермәс өчен ел саен тикшеренергә кирәк. Бу очракта диспансеризация ярдәмгә килә. Диспансеризация кешегә инвалидлыкның төп сәбәбе һәм халыкның вакытыннан алда үлүенең төп сәбәбе булган хроник йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм (скрининг)
иртә ачыклау мөмкинлеге бирә. Күпләрне ничә яшьтән диспансеризация үтәргә мөмкин яки мин аны ел саен уза аламмы дигән сорау борчый. Һәр РФ гражданины елга 1 тапкыр үзенең участок табибында профилактик тикшерү узарга тиеш.
Диспансерлаштыру 18 яшьтән 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен үткәрелә. Моннан тыш, ел саен диспансерлаштыру кертелә: Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары; сугыш хәрәкәтләре инвалидлары; пенсия алды яшендәге эшләүче кешеләр; эшләүче пенсионерлар өчен. Калган барлык
гражданнар профилактик медицина тикшерүе узарга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International