Белемле укучылары – хезмәтенә иң зур бәя

2013 елның 23 августы, җомга
Бу сүзләр безнең мәктәпнең химия һәм биология укытучысы, югары квалификация категорияле педагог Гүзәл Җәббарова хакында әйтелгән кебек. Гүзәл Фәтклислам кызы зур укыту тәҗрибәсенә, тирән белемгә ия. Балаларны ул бөтен күңел җылысын, тырышлыгын биреп укыта. Мондый кешеләр хакында "хезмәтенә гашыйк" диләр. Бу укытучының педагоглык осталыгын бернинди разрядлар һәм квалификацияләр белән генә дә бәяләп булмый. Гүзәл Фәтклислам кызы – чын мәгънәсендә камил укытучы.
Ул һәр баланың күңеленә юл таба, укуга омтылыш уята белә. Елның елында аның укучылары  республикакүләм фәнни конференцияләрдә катнашалар, химия, биология, экология буенча район олимпиадаларында җиңү яулыйлар. Ул укыткан балалар бердәм дәүләт имтиханнарын да югары билгеләргә тапшыра. Быел менә 11 сыйныф укучысы Алисә Нуруллина химия буенча  БДИда иң күп – 100 балл җыйды.
Мәктәп, укыту мәшәкатьләре бик күп вакытын алса да, Гүзәл Фәтклислам кызы барына да өлгерә. Тату матур гаиләдә уңган хуҗабикә дә әле ул. Ире белән алар ике малай тәрбияләп үстерәләр.
Яңа уңышлар Сезгә, хезмәттәшебез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International