Үз көчебез белән ремонтладык

2013 елның 23 августы, җомга
Менә 2013 елның җәе дә узып бара. Җәй ул каникуллар, отпусклар вакыты гына түгел, ремонт, төзекләндерү эшләре өчен дә иң кулай чор. Безнең Чуаш Кичүе мәктәбе дә каникул вакытында  ремонтланды, матурайды.
Июль ахырына инде мәктәбебез яңа уку елына тулысынча әзер иде. Ремонт эшләрендә район хакимиятенең  ярдәме дә зур булды, мәктәп коллективы да зур тырышлык куйды. Без барыбыз да – укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр мәктәп яны участогында һәм зур теплицабызда җиң сызганып эшләдек. Әлеге теплицада яшелчә үсентеләре үстереп халыкка сатып, без 70 мең сум акча эшләдек. Бу средстволар мәктәпне ремонтлауда да файдаланылды.
Июнь аенда булган көчле давыл мәктәпнең спорт залы һәм актлар залы түбәсен каерып аткан иде. Мәктәбебезне тәмамлаган укучыларыбыз һәм шәхси эшмәкәрләр И.А. Сәгыйров, Р.Б.Шиһапов, Р.Г.Хәйретдинов, А.И.Гыйзетдинов, Р.Н.Зәйдуллин, район җитәкчелеге ярдәме белән түбә тулысынча өр-яңадан ябылды.
Ремонт мәктәпкә 40мең сумга төште. Классларда исә укытучылар фән кабинетларын үз көчләре белән тәртипкә китерделәр. Бүген барлык класслар  укучыларны каршы алырга әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International