Укытучылар остазы ул

2013 елның 23 августы, җомга
Надежда Леонтьевна бүгенге мәктәп белән идарә итү теориясен һәм практикасын яхшы белә, педагогика һәм психология буенча да тирән белемгә ия. Ул ел саен тематик педагогик һәм методик советлар үткәрә, республика, район конференцияләрендә, һөнәри конкурсларда тәҗрибә уртаклашу буенча педагогларның эшен активлаштыра.
Укытучылар эше белән җитәкчелек итеп, аларга методик ярдәм күрсәтеп, Надежда Леонтьевна  һәр педагогның мөмкинлекләрен ача белә, алдынгы педагоглык тәҗрибәсен куллануны хуплый,  укытучыларның үз белемнәрен арттыру өстендә эшләвен таләп итә. Ул педагогларның профессиональ осталыгын күтәрү буенча максатчан эш алып бара. Бүген мәктәпнең 2 укытучысы – югары квалификация категориясенә, 8 укытучы  беренче квалификация категориясенә ия. Ә 6 укытучыбыз "Безнең иң яхшы укытучы" грантын алуга республика конкурсы җиңүчеләре булдылар. Барлык укытучыларның,  мәгариф  хезмәткәрләренең nsportat.ru порталында үз мини-сайтлары бар. Соңгы өч елда ике укытучыбыз Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды, ике укытучыбыз республика Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде, бер хезмәттәшебезгә "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.
Күркәм холкы, укытучылар, балалар һәм ата-аналар белән уртак тел таба белүе Надежда Леонтьевнага коллективта әйбәт психологик климат тудырырга, укытучыларның педагоглык иҗатын үстерергә мөмкинлек бирә. Директор урынбасары булуы белән бергә, ул әле математика укытучысы да. Аның укыту тәҗрибәсе бик зур. Үз-үзенә һәм бүтәннәргә таләпчән, итагатьле, үз эшен бик яратучы хезмәттәшебезнең коллективта да, коллегалары һәм ата-аналар арасында да абруе югары.
Үсеп килүче буынны  укыту һәм тәрбияләүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Надежда Ларионова "Мәгариф эшендә казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International