Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Һава торышы да уңай, дым да җитәрлек
2013 елның 23 августы, җомга
"Үзәк Әлки" филиалының "Карга" отрядында бу көннәрдә көзге бодай чәчәләр. Отрядның 6250 гектар сөрү җире бар. Әмма чиста пар җирләре алай күп түгел. Аларга бит Карга сөтчелек комплексы өчен терлек азыгы – силос, сенаж хәзерләү бурычы куелган.
Менә бу 492 гектарлы басудан берьеллык үлән сенажга алына. Бушап калган кырга "Амазонка" сиптергечләре белән Рәшит Хисмәтов һәм Нәгыйм Галиев ашлама кертәләр. Аннан дискатор һәм культиватор белән аркылыга-буйга эшкәртеп чыгалар. Бу эшләрне механизаторлар Айрат Халиков, Алексей Валянин, Виктор Рыжков һәм Рөстәм Гыйнанов бик сыйфатлы башкаралар. Хәзер инде менә үзенең 10 ел эшләгән "Арес" тракторына 12 метр киңлегендәге чәчкеч тагып Фәргать Шәйхетдинов эшли. Фәргать көнгә уртача 100 гектар җир чәчә. Чәчүлек белән тоткарлыксыз "КамАЗ"ына куелган агрегат белән Раил Мифтахов тәэмин итеп тора.
Отряд җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов чәчү эшләрен башкару өчен һава торышы да, шартлар да бик уңай дип бәяли. Иң мөһиме – җирдә дым күләме җитәрлек, ди ул.
Дөрес, отрядта көзеннән 1200 гектар җир генә чәчү мөмкинлеге бар. Чәчү әйләнеше хуҗалыкта шуннан артыгында эшләргә мөмкинлек бирми.
Раил Мифтахов чәчү агрегатына орлык тутырган арада без Фәргать Шәйхетдинов белән сөйләшеп алдык.
– "Арес" тракторында унынчы елымны эшлим. Әле бар җайланмасы төзек, төгәл хезмәт итә. Зур чәчкечкә дә ияләштем. Кайчандыр янына килергә дә куркыткан чит ил техникасы безгә бик якын, үз агрегатларга әйләнде хәзер. Эшләү өчен җайлы, күнекмә бар. Эшләргә дә эшләргә, – ди Фәргать.
Без Карга авылына терәлеп торган, чәчү агрегаты эшләгән кырдан соң отрядның иң ерак басуына юл тоттык. Биредә комбайннар бодай суктыруда эшли. Урак алдынгысы Мансур Гатинны да шушы кырда очраттык. Ул үзенең "Лексион" комбайны белән урак башыннан бирле 2430 тонна ашлык суктырган.
Янәшәсендә Илдус Ситдыйков комбайны эшли. Алар икесе дә ике дистә ел стажы булган механизаторлар. Игеннәр югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алынсын өчен тырышучы егетләребез бу. Без аларга үстерелгән уңышны тиз арада җыеп суктыру өчен уңай һава торышы теләдек.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз