Хәвефсезлек чаралары билгеләнде

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Террорлыкка каршы район комиссиясенең 19 августта үткән чираттагы утырышында шул хакта сүз барды. Утырыш эше белән террорлыкка каршы  район комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Районда террорлык актларын булдырмау, иминлекне көчәйтү мәсьәләләре хакында эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов, баш табиб Әнәс Яруллин, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин һәм башка службалар җитәкчеләре чыгыш ясады. Утырышта шулай ук Иске Хурада авыл җирлегендә террорлык һәм экстремизмга каршы нинди эш алып барылуы тикшерелде, "Экстремизмга – юк" айлыгын әзерләү һәм үткәрү планы билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International