Салаватның зур җиңүе

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Әлеге бәйге 15-18 августта Чиләбе шәһәрендә булды. Аңа кадәр Салават билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә үз авырлыгында беренче урынга чыккан иде. Салават шулай ук спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә иреште. Ноябрь аенда ул билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашып, республика һәм Россия данын яклаячак. Салаватның бу зур җиңүе, билгеле, зур тырышлык һәм даими шөгыльләнү нәтиҗәсе. Тренеры Рәмзис Сәлахов белән алар уку елы барышында гына түгел, җәй буе да туктаусыз тренировкалар  үткәргәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International