1 сентябрь – штрафлар арткан көн

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Иң кечкенә штраф 500 сум тәшкил итәчәк. Ул әлегә кадәр 100 сум иде. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итүчеләр,  ел ярымнан ике елга кадәр йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителү өстенә, 30 мең сум штраф та түләячәкләр. Тизлекне тиешледән сәгатенә 20 километрга арттырдыңмы – 500 сум  түлисе, 40 ка арттырсаң – 1000-1500 сум һәм шулай үсә бара.
Баланы машинада махсус креслосыз йөртәсең икән – 3000 сум штраф түлисең (әлегә кадәр 500 сум иде).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International