Урамда көз – уңыш ындырда

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Агрохолдинг кырларында бөртекле культураларны җыеп алу да тәмамланган диярлек. Бүгенге көндә бер гектардан уртача уңыш 29,6 центнер тәшкил иткәндә, 49,3 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган. Бу "Красный Восток" Агрохолдингы бүлекчәләренең бөтен сезонда планлаштырылган күләмнең 85 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар тулаем алганда 146 мең тоннадан артык икмәк суктырган.
Элеккечә үк Әлки һәм Алексеевск аграрийлары эш нәтиҗәләре сөендерә. Алар 26 августка булган мәгълүматлар буенча, 54,2 һәм 28,7 мең тонна ашлык суктырган. Шул ук вакытта әлкилеләр бөртекле культуралар суктыру буенча гомум планның 97 процентка, көзге культуралар чәчүне – 39 һәм җир эшкәртүне 19 процентка үтәгән. Ә алексеевскилылар 92 процент ашлык суктырса, көзге культураларның 28 процентын чәчкән һәм җирнең 24 процентын эшкәрткән.
Югары Ослан районы  хезмәтчәннәре 3 мең гектар мәйданнан 7,6 мең тоннага якын ашлык суктырган,  1240 гектар тирәсе көзге культура чәчкән һәм 2019 гектар җир эшкәрткән. Балык Бистәсе районы игенчеләре исә 2,4 мең гектарда 6,2 мең тонна икмәк суктырган, 1041 гектар көзге культура чәчкән һәм 466 гектар җир эшкәрткән. "Красный Восток" Агрохолдингы хуҗалыклары тулаем 19,4 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчкән, бу барлык планлаштырылган күләмнең 29 процентын тәшкил итә, шулай ук 21,5 мең гектар җир эшкәртелгән, бу барлык планның 16 проценты дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International