Бергәләп бәйрәм итик

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
29 августта "Алинә" универсаль спорт залында спортның җиде төре буенча ярышлар оештырыла. Башлана сәгать 10 да.
17 сәгатьтә "Алинә" янындагы мәйданда футбол буенча район чемпионатының ярымфинал һәм финал уеннары башлана. Очрашуда финалга узган "Спартак", "Актай", "Альтат" һәм "Ротор" командалары чемпион исемен яулау өчен көч сынашачак.
18 сәгатьтә Балалар иҗаты йорты янында асфальтка рәсем ясау бәйгесе оештырыла. Биредә район музыка мәктәбендә белем алучыларның концерты да булачак.
19 сәгать 30 минутта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында район үзешчәннәре һәм танылган артистлар катнашында зур концерт башлана.
Биредә шулай ук үзебезнең бакчаларда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе, иң матур чәчәк бәйләменә конкурс оештырыла.
Стадионда сәүдә палаткалары, кафе эшләп торачак, бию мәйданчыклары булдырылачак. Биредә сату итәргә районыбыз эшмәкәрләре чакырыла. Өстәмә мәгълүматны алар район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә яисә 2-17-36 телефоны буенча ала алалар.
29 август кичендә Республика көне уңаеннан бәйрәм салюты да булачак.
Район авылларында да  бәйрәм тантаналары, төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Хөрмәтле райондашлар! Республика көнен бергәләп бәйрәм итик – күңел ачыйк, спорт ярышларында, мәдәни бәйгеләрдә катнашыйк, җан атыйк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International