Татарстаныбыз белән горурланабыз

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
"Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстаныбызның дәүләт бәйрәме белән чын ихластан кайнар котлыйм, – диелә котлау хатында. – Моннан 23 ел элек  Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү җөмһүриятебез өчен бик әһәмиятле вакыйга булды. Ул республиканың бөтенлеген саклау, ресурсларын киңрәк файдаланып икътисадны үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырды. Татарстан бүген Россиянең иң уңышлы һәм тотрыклы үсеш алган төбәкләреннән берсе. Республикада масштаблы зур проектлар, социаль программалар тормышка ашырыла, авылларны саклап калуга, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә. Быел Казанда узган Универсиада югары оештыру дәрәҗәсе, купшылыгы белән таң калдырып, республикабызны бөтен дөньяга танытты, Татарстанның абруен тагын да күтәрде. Республикабызның бүгенге казанышларына чын күңелдән куанып, монда безнең районның да өлеше булуга горурлана алабыз. Әлкилеләрнең күрсәтерлек хезмәт уңышлары шактый. Әйтик, быел һава шартлары гаять җайсыз килсә дә, игенчеләребез тотрыклы  уңыш җыя, мал азыгы запасы туплый алдылар. Терлекчелектә дә без алдынгы урыннарда.
Республика көне белән тәбрикләп, хөрмәтле әлкилеләр, һәркайсыгызга сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, хезмәт уңышлары телим. Зур байлыкны – күп милләтле халыклар дуслыгын ныгытып, имин тормышыбызның кадерен белеп, киләсе көннәргә ышаныч белән карап яшик. Татарстаныбыз хакына барыбыз да  зур тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик!"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International