Безнең электриклар бүләкләнде

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Бу җәйдә Казанда 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек эшләрендә һәм аны үткәрүдә район электр челтәрләренең баш инженеры Тәлгать Сафин җитәкчелегендәге бригада да катнашты.
Әлеге кампания вакытында уңышлы эшләүләре өчен Тәлгать Сафин Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хаты, ә электрик Сергей Миронов "Челтәр компаниясе" ҖЧҖ Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләкләр электрикларыбызга узган атнада Әлмәт шәһәрендә булган тантанада тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International