19 июльдә Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында территорияне төзекләндерү буенча өмә оештырдылар. Өмә барган арада авыл халкы бер йортның капкасы төбенә җыелды, ә ул төгәлләнгәннән соң мәдәният хезмәткәрләре зур булмаган концерт куйды.