23 июльдә Болгар шәһәрендә "Яңарыш.Эпос заманча укуда" фестивале кысаларында "Татарстан Республикасының чигерелгән картасы" акциясенә йомгак ясалды. Әлки районы картасын чигкән Хәмитова Сөембикә Зөфәр кызы ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.