Балалар уен формасында «урман аланына сәяхәт" ясадылар, анда «табигать — безнең өебез» дигән әңгәмәдә катнаштылар. Аннары эко-викторинада ярыштылар, ул “үсемлекләр һәм хайваннарның серле дөньясы”, “дару үсемлекләре”, “экология турында табышмаклар” конкурсларыннан торды. Яшь укучылар хайваннар, үсемлекләр, кошлар һәм балыклар турында сорауларга актив җавап бирделәр, экология турында табышмакларга җаваплар таптылар.
Чараның ахырында барысы да, без барыбыз да табигатебезне сакларга, яратырга һәм аның турында кайгыртырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.