«Насыйбуллин Р.Р.» КФХның фермер хуҗалыгы 2015 елда ачылды

2023 елның 1 августы, сишәмбе

«Насыйбуллин Р.Р.» КФХның фермер хуҗалыгы 2015 елда ачылган. 2016 елда дәүләт программасында катнаштым һәм сөт фермасы төзүгә - 24 баш сыерга 1,5 млн. сумлык грант оттым. 2 эш урыны булдырдым. Бүгенге көндә хуҗалыкта 34 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 24 баш сыер. Бер сыерга тәүлеклек савым 5320 кг. 90 га сөрү җирләре бар: шул исәптән 11 га уҗым культуралары, 41 га сабан культуралары, 38 га күпьеллык үләннәр. 1 бер. з/урып-җыю комбайны, 2 бер. трактор бар. Бүгенге көндә җитәрлек күләмдә коры һәм сусыл азык хәзерләнгән. Бөртекле культуралар җыю бара. Радик Нәбиулла улы яхшы гаилә башлыгы. Алар хатыны белән 5 бала тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International