Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүен чикләү кертү турында

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарстан урманчылыкларында янгынга каршы чаралар.

Татарстан Республикасы Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Ислейтар, Кайбыч, Калейка, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендә гражданнарның урманнарда булуын чикләү кертелгән.

Урманнарда гражданнарның булуын чикләү, аларга транспорт чаралары керү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында эшләрнең билгеле бер төрләрен үткәрү 21 календарь көнгә кертелә. Чикләү урманнардан файдалану эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларның гомуми файдалану юллары буенча үтәли йөрүенә кагылмый.

Алдан кисәтү, профилактик янгын сүндерү чаралары комплексын үткәрү чаралары билгеләнде


Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы:

-Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан янгынга каршы профилактик чараларны башкаруга дәүләт биреме нигезендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен оештыра;

-Татарстан Республикасы Президентының «2023 елның янгын куркынычы сезоны чорында Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын раслау турында» 07.03.2023 номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2023 елгы янгын куркынычы сезонында Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүгә бәйле һәлакәттән коткару эшләрен уздыра;

-тиешле чикләү кертү турында һәм аның эш вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштыруны оештыра;

-урман юлларының шлагбаумнары белән каплануын оештыра;

-ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү торуны оештыра һәм урман массивларында патрульлек итүне көчәйтә;

-ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарга массакүләм килү урыннарында вакытлы постлар оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International