10 августта район мәдәният йортында беренче сыйныф укучыларына мәктәп ранецларын тапшыру тантанасы булды. Тантана "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында узды.
Акциядә Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин А.Ф.«Красный Восток» ДК» ҖЧҖ генераль директоры Хәйруллин А.А, «Хәйруллина» хәйрия фонды рәисе Волостнова И.Н, «Әлки муниципаль районының үсеше» фонды рәисе Әгълиуллин Р.Р., Әлки филиалы башлыгы Гыйззәтуллин Р.Т., Әлки РУЭС җитәкчесе И.И.Гыйззәтуллина катнашты.
Әлки район мәдәният йортының һәм Балалар иҗат йортының иҗат коллективлары балаларны “Незнайка в школу” театральләштерелгән тамаша белән сөендерделәр