Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Элек, җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтеш ,кызыклы уеннар уйналган.
Кичәдә төрле тоөрле кызыклы уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр.Кичәнен азагында барлык балаларны да тәмле коймак белән сыйладылар.