Модульле ветпунктлар төзеләчәк

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Әлеге ветпунктлар терлекләрдәге куркыныч йогышлы чирләрнең таралуына киртә куярга тиеш. Алдагы өч елда районнарда 150 ветеринария пункты булдыру бурычы куела. Ветпунктларда авыл хуҗалыгы терлекләренә бала китерүдә ярдәм итү, тояклар чистарту, мөгезләрен яндыру, төрле анализлар һәм вакцинация башкару буенча бушлай хезмәт күрсәтеләчәк. Этләр һәм мәчеләрне дәвалаган өчен аларның хуҗаларына түләргә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International