Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яңа уку елын – яңарган мәктәптә
2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Борискино мәктәбен ремонтлау шактый катлаулы барды. "Строитель и К" төзүчеләре ремонт эшләренә март аенда ук керештеләр. Җәй әйләнәсе бик каударланмый гына әйбәтләп эшләп чыгарга иде ниятләре. Әмма җәй керүгә проблемалар башлана – ремонт эшләрен финанслау туктала. Район җитәкчелеге бу эшне кузгатып җибәрү өчен нык тырыша. Инде август аенда төзүчеләр бар көчне шушы объектка туплап, ремонтны яңа уку елына башкарып чыгалар.
Биредә иртә таңнан соңга чаклы эш тынып тормый. Ремонтчылар саны берара 50 кешегә кадәр җитә. Нәтиҗәдә мәктәпнең түбәсе әйбәтләп ябыла, ишек-тәрәзәләр алыштырыла, идән, стеналар ясала. Җылыту системасы, электрүткәргечләр яңабаштан эшләнә. Күпме агач идән плитәгә алыштырыла. Бүген без ашханәгә шык-шык басып үттек. Ә бит бу бүлмәнең агач идәнен сүткәч, анда кеше буйламаслык баз булуы беленә. Балчык ташып, бетонлап плитә җәяләр. Төзүчеләр укытучылар коллективына да бик рәхмәтле. Директорыннан башлап һәр хезмәткәр көн-төн төяү, бушату, ташу, җыештыру эшләрендә катнашалар.
Ә иң тырыш, оста төзүчеләрнең исемнәре тантанада да яңгырады. Бу Олег Аксенов, Петр Бухаров, Илсур Гәрәев, Алексей Скворцов, Әмир Фәттахов, Наил Хәбибрахманов, Равил Вәлиев, Александр Идамкин, Вәкил Мамедов һ.б. Төзүчеләрне җәй буе диярлек кайнар ашлар белән сыйлаган мәктәп пешекчеләре Наталья Потаповага һәм Валентина Ямушкинага да күп рәхмәтләр әйтелде.
Биредә 454 квадрат метр мәйданда плитә җәелгән, 56 тәрәзә өч катлы пыялалы пластикка алыштырылган. Шулай ук 35 яңа ишек куелган, 4 урында җылы бәдрәф, юыну бүлмәләре ясалган. Класс һәм коридор стеналары, идәннәре, түшәмнәре зәвык белән ремонтланган.
Борискино мәктәбе 192 укучыга исәпләп төзелгән. Биредә бүген 74 бала белем ала. Шушы ук бинада балалар бакчасы да урнашкан, анда 17 сабый тәрбияләнә.
Белем бәйрәме тантанасында быел беренче сыйныфка баручы малайлар һәм кызларны алкышлар белән каршы алдык. Алар алтау. Укытучылары Марина Шамышева белән укучылар сафлары тирәли әйләнеп, беренчеләр түрдә үз урыннарын алдылар. Башлангыч сыйныфларга баручылар буш кул белән килмәгәннәр икән. Алар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кыскасы, олылар каршында беренче имтиханны уңышлы тоттылар.
Аннан сүз хөрмәтле кунакларга бирелде. Валентина Липужина үзе дә бүген оныгын Казанда беренче сыйныфка озаткан икән.
– Белем ул – кешенең иң зур байлыгы. Мал-мөлкәт бер көндә юкка чыгарга мөмкин, ә белем гомерлек байлык, сезнең ышанычлы юлдашыгыз. Бүген беренче сыйныфка керүчеләргә мөрәҗәгать итеп әйтәм: сез инде мәктәпнең зур гаиләсенә кушылдыгыз. Укытучыларыгыз, әти-әниләрегез сезгә белем алуда ярдәм итәр, ә сез тырышып укыгыз. Балалар, һәркайсыгызга белем дөньясына хәерле юл сезгә, – диде Валентина Николаевна.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга мәктәптә ремонт эшләренең барышын ахыргача контрольдә тотуы, һәрдаим ярдәм итүе өчен рәхмәтләр күп яңгырады. Фердинат Мидхәтович үз чыгышында:
– Мин бу мәктәптә яхшы ремонт үткәрергә күптәннән хыялланган идем. Менә республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән шул зур эшне башкарып чыктык. Армый-талмый хезмәт куйган төзүчеләргә, бик теләп ярдәм иткән мәктәп коллективына рәхмәт. Күмәк тырышлык нәтиҗәсе күз алдында – бина өр-яңа булды. Хәзер сезгә укытырга, балаларга белем алырга, спорт белән шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр тудырылды. Бу мәктәптә илебезнең патриотлары, лаеклы гражданнары булырдай ышанычлы алмаш үссен иде, – диде.
Менә дәрескә чакырып беренче кыңгырау яңгырады. Балалар якты, матур классларына таралды. Бүген мәктәптә беренче дәрес – парламент дәресе. Аны үткәрүдә кунаклар да катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз