Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Гөрләде кичке бәйрәм
2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
29 август кичендә бәйрәм Базарлы Матак мәктәбе стадионында дәвам итте. Биредә район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да бик күп халык җыелган иде. Бәйрәм концертын Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр һәм музыка мәктәбендә белем алучы яшь талантлар башлап җибәрде. Аннан соң сәхнәгә район мәдәният йорты сәнгать осталары, авыл үзешчәннәре күтәрелде.
Сәхнә белән янәшәдә урын алган чәчәк бәйләмнәре һәм яшелчә, җиләк-җимеш композицияләре күргәзмәсе дә бәйрәмгә килүчеләрне битараф калдырмады.
– Композицияләрнең барысы да бик матур, зәвык белән эшләнгән. Һәммәсен дә "бишле" гә бәяләр идек. Әмма конкурс булгач җиңүчене билгеләргә кирәк шул, – ди жюри әгъзалары.
Озак кына киңәшләшкәч, жюри үзенең карарын игълан итте. Иске Чаллы, Ташбилге, Иске Камка авыл җирлекләре тәкъдим иткән чәчәк бәйләмнәре иң яхшылар дип табылды. Яшелчә һәм җиләк-җимеш композицияләре бәйгесендә Әхмәт, Карга, Түбән Биктимер авылларыннан китерелгән эшләр жюри тарафыннан югары бәяләнде. Җиңүчеләргә сәхнәгә чакырып дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре сәхнәне бер генә мәлгә дә буш тотмадылар – бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен күтәреп күңелле, дәртле җырлар яңгырап торды. Әлкилеләрне Республика көне белән котларга Казаннан эстрада артисты Радик Шәрифҗанов килгән иде. Ул да үзенең җырлары белән бәйрәмгә күтәренке рух өстәде.
Бәйрәмдә бик күп сәүдә нокталары эшләде, кайнар шашлык, камыр ризыклары, тәм-томнар сатылып торды. Гаилә белән, дуслар белән бергә ял итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Шул арада районда булып узган "Уйна, гармун!" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң оста гармунчылар дип Асия Галәветдинова, Геннадий Искаков, Камил Шамилов табылды.
Бәйрәмгә җыелган халыкны Республика көне белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде.
– Иртәгә Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 23 ел тула. Әлеге документ республикабыз үсешендә бик мөһим роль уйнады. Татарстан бүген Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Республика көне – дәүләтебез бәйрәме белән тәбрикләп, сезгә барлык изге эш-башлангычларыгызда зур уңышлар телим. Җөмһүриятебез үсешенә районыбыз да лаеклы өлеш кертә. Менә урып-җыюны уңышлы гына тәмамладык. Инвесторларыбызга, тырыш-уңган халкыбызга зур рәхмәт. Районда зур үзгәрешләр бихисап – күпме яңа юллар, торак йортлар төзелде. Районыбыз алга таба да шулай үсеш юлында булыр. Уңышлар, исәнлек-саулык сезгә, – диде Фердинат Мидхәтович.
Төнге күкне аллы-гөлле төсләр белән бизәгән фейерверк Республика көне хөрмәтенә оештырылган бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте. Шулай күңелле һәм матур итеп билгеләп үтте әлкилеләр Татарстан Республикасы көнен.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз