Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Сугышчан хәрәкәтләрдән зыян күргән территорияләрне торгызу һәм халыкны тыныч тормышка кайтару максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Лисичанск шәһәрләре һәм Россия Федерациясе Луганск Халык Республикасы Рубеж шәһәрләре белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде.

Шефлык кысаларында объектларда торгызу эшләре, территорияләрне төзекләндерү, җиһазлар белән тәэмин итү гамәлгә ашырыла, белем бирү программаларын үзләштерүдә ярдәм күрсәтелә, балалар лагерьларында балаларны савыктыру һәм ял итү оештырыла, гуманитар өлкәдә эш алып барыла.

“Ярдэм янэшэ” - “Ярдәм янәшә” хәйрия акциясе кысаларында Татарстанның Әлки районында Лисичанск һәм Рубежное халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Җыю үзәге - Базарлы Матак авылы, Ленин урамы, 3 йорт адресы буенча үзәк китапханә.

Бүгенге көнгә гомуми суммасы 512 мең сумлык гуманитар ярдәм җыелган (194 мәктәп портфеле, балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары һәм 205 йомшак уенчык, гигиена һәм азык-төлек чаралары). Хәйрия акциясендә мәгариф, мәдәният учреждениеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның битараф булмаган халкы актив катнашты.  Барыбызга да тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International