Җәйнең матур көнендә, Алпар авылы мәдәният хезмәткәрләре, балалар өчен "Авылым, авылкаем" дип исемләнгән, авыл буйлап сәяхәт оештырдылар

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Туган авыл һәркемгә якын һәм кадерле. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Балаларга Алпар авылы барлыкка килү тарихын, авылның данлыклы, бүген дә авыл өчен җан атып торучы уңган кешеләре турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International