2023 елда Татарстанда “Урманны саклыйк” табигатьне саклау акциясе 7-15 октябрьдә узачак. Даталарны раслаучы күрсәтмәгә республиканың премьер-министры Алексей Песошин имза салды.
Акция урманга сакчыл караш тәрбияләү, Татарстанда урнашкан урманнарны саклап калу һәм яңадан торгызу проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатларында, Төбәктә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы үткәрү кысаларында уздырыла.
Узган ел акция 3 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр барды. Ә 2021 елда аның кысаларында 20 мең волонтер республика районнарында 300 гектардан артык мәйданда 1,2 миллион үсенте утырткан.