Куркынычсызлык нәрсә ул? Бу үзеңне нинди дә булса куркынычтан сакларга, сак, игътибарлы булырга, билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә, ягъни үзеңне куркынычтан сакларга дигән сүз. Ә хәрәкәт кагыйдәләрен өйрәнергә һәм белергә кирәк, үз тормышыңны куркыныч астына куймау һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламау өчен. Боларның барысы турында да чарада сөйләделәр, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара ахырында балалар "Азбука җәяүле" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Разрешается", "Запрещается" уенында уйнадылар.