Авыл яшьләре, бизнес-план төзү серләренә төшенергә ашыгыгыз!

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Программа кысаларында бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп танышырсыз. Моңардан тыш, программаның экспертлары белән үзегезнең идеягызга нигезләнеп, киләчәк бизнесыгызның планын төзи алу мөмкинлегенә ирешәчәксез.
Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.
Катнашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Ашыгыгыз! Урыннар чикле. Хыялыгызны якынайтуга беренче адымны бүген ясагыз!
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International