Үсмерләр машинада җилдерә…

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Җәйге каникул вакытында балигъ булмаган дүрт бала "права"сыз машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Әлеге эш материалларын караганда  шул ачыкланды: үсмерләрнең ата-аналары балаларының "права"сыз руль артына утыруын яисә юлда кагыйдәләрне бозып йөрүләрен белгәннәр бит. Белә торып моңа юл куюлары белән алар үз балаларының гына түгел, калганнарның да иминлегенә куркыныч тудырганнар.
Хөрмәтле әти-әниләр, зинһар, балаларыгызга машина руле артына утырырга рөхсәт итмәгез, аларның саулыгын, гомерен куркыныч астына куймагыз. Әгәр сез балагызга скутер яисә мотоцикл сатып аласыз икән, аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм хәвефсезлек техникасы таләпләрен төгәл үтәвен таләп итегез, моны күз уңында тотыгыз. Газизләрегезнең иминлеген саклагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International