Балалар гаебе белән дүрт кеше үлде

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
9 июльдә Казанның Р.Зорге урамында "Дэу Нексия" автомобилен йөртүче 17 яшьлек үсмер җәяүлене бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат һәлакәт урынында җан бирә. Әнисенең автомобилен малай сорамыйча гына алган булган.
Тагын бер юл һәлакәте 26 июльдә Алексеевск районында була. 16 яшьлек малай әтисенең автомобиленә  рөхсәтсез утырып дәү әниләренә китә, аннан сеңелләрен алып кайтырга чыга. Юлда ул тизлекне арттыра һәм машина юл кырыена каплана. 12 яшьлек пассажир кыз хәвефсезлек каешы белән каптырылмаган була, ул авария урынында үлә. Җәрәхәтләр алган яшь ярымлык кыз Казан хастаханәсенә китерелә.  Авария вакытында автокреслода утыруы аркасында гына  аның гомере сакланып кала. Йөртүче үзе җиңелчә генә зыян күрә. Ваемсызлык һәм җавапсызлык әнә шундый коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Үсмер  руль артына утырмаса, ә әти кеше машина ачкычларының сакланышы хакында кайгырткан булса, фаҗига булмас та иде.
6 августта Чаллы шәһәрендә  төнлә 15 яшьлек малай чит ил автомобиле белән идарә иткәндә тизлекне арттыра, машина бордюр ташына менә, әйләнеп каплана һәм яктылык баганасына бәрелә. Йөртү таныклыгы булмаган үсмер әтисе машинасында үзе генә йөрмәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, 5 урынлы автомобильдә йөртүчедән тыш тагын 5 пассажир – 3 малай һәм 2 кыз була. Машинаның югары тизлек белән баруы һәм пассажирларның хәвефсезлек каешларын санга сукмавы юл һәлакәтенең фаҗигале тәмамлануына китерә. Авариядә 16 яшьләре дә тулмаган ике пассажирның гомерләре өзелә, ә калганнары авыр яралар белән хастаханәгә китерелә. Шуны әйтергә кирәк, руль артындагы үсмер хәвефсезлек каешлары белән эләктерелгән була, медицина ярдәме күрсәтелгәч ул үз аякларында өенә кайтып китә.
ЮХИДИның район бүлекчәсе кабат исегезгә төшерә: автомобиль зур куркыныч чыганагы булып тора. Әти-әниләр уяу, игътибарлы булсыннар иде. Балаларыгызга транспорт чаралары белән идарә итәргә рөхсәт итмәгез. Онытмагыз: моның яшь йөртүче өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә төзәтеп булмаслык авыр нәтиҗәләргә китерүе бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International