24 августта 14:00 дән 17:00 гә кадәр Татарстан Росреестры дәүләт җир күзәтчелеге белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә дә узачак.
Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар, шулай ук бизнес вәкилләре белергә мөмкин:
- Күршегез җир кишәрлегенең бер өлешен алса, нишләргә?
- Шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә кибет төзеп буламы?
- Җир кишәрлеген арттырырга мөмкинме?
- Контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә мораторий нинди срокка кадәр гамәлдә?
Бу һәм башка сорауларны татарстанлылар 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак. Республика районнарында белгечләр телефоннары номерын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.