Татарстанда "Лизинг-грант" программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Үзебезнең һәм чит ил җитештерүчеләре техникасы һәм җиһазлары 1-5 ел срокка лизингка бирелә, лизинг килешүе буенча түләүләр субсидияләнә. Субсидия менә мондый очракларда бирелә:
-конкурска заявка биргәндә теркәлү срогы 1 елдан кимрәк булган эшмәкәрлек субъектларына – лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан күбрәк түгел;
-конкурска заявка биргәндә теркәлү срогы 1 елдан артыграк булган эшмәкәрлек субъектларына – лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан күбрәк түгел.
Программада   хезмәткәрләре 250 кешедән күбрәк булмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыклары, хосусый эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары катнаша ала.
Барлык сораулар белән Татарстан Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты финанс-хокукый консультацияләр бүлегенә 8(843) 524-90-90, шулай ук 420021, Казан шәһ., Мәскәү ур., 55 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International