«Минем туган ягым - минем Татарстаным». Балалар аның тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче аларга Татарстан Республикасы символикасы һәм биредә күп милләтле халыкның тату яшәве турында сөйләде. Һәркемнең үз традицияләре, йолалары һәм мәдәнияте. Балалар республика символикасын һәм флагын карадылар, флагтагы төсләрнең әһәмиятен искә төшерделәр. Балалар шулай ук республикабызның шәһәрләрен һәм елгаларын, шагыйрьләрен, язучыларын, рәссамнарын һәм композиторларын искә алдылар. Чара азагында балалар рәсем конкурсында катнаштылар, анда туган ягыбызның традицияләрен һәм тарихын ачтылар.