25.08.2023елда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Раис Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул унынчы тапкыр уздырыла һәм шул вакыт эчендә анда 500дән артык күркәм Татарстан гаиләсе катнашты...» Безнең районнан бу чарада Салманнан Золяйхи һәм Фердинат Мәхмүтовлар гаиләсе катнашты.