"Тикшерелгән бизнес" интернет-порталы турында

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Бизнеска гамәлдәге кануннар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылган «Тикшерелгән бизнес» (provbiz.ru) интернет-порталы эшли.

Порталда проблемалы сорауларга җентекле аңлатмалар бирә торган контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара хезмәттәшлек җайга салынган, типлаштырылган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның аркасында, бүген provbiz.ru сайтында эшкуарлар өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы җыелган: 1 350 типтагы хокук бозу һәм аларны булдырмау ысуллары, контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 1 300 дән артык сорау-җавап.

Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан административ басымны киметү максатларында порталда үткәрелгән тикшерүләр һәм профилактик визитлар нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска анкета булып торучы «Кире элемтә моделе» интерактив сервисы эшли.

Алынган кире элемтә тикшерүләр һәм профилактик визитлар уздырганда контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кире элемтә алуның әлеге механизмы контрольлекне оештыруның үтә күренмәле кагыйдәләрен билгеләү максатларында контроль (күзәтчелек) һәм профилактик чаралар оештырганда эшкуарларның хокукларын яклауның кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итә. Сораштыру белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://provbiz.ru/interview.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International