Рудольф Нуриев рухы Әлкигә кайта

2013 елның 6 сентябре, җомга
Әлеге очрашулар нәсел тамырлары Әлки төбәгеннән булган  мәшһүр биюче Рудольф Нуриевның  тууына 75 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Дәрәҗәле кунакларның Базарлы Матакта халык белән очрашуы, Балалар иҗаты йортында балет фрагментлары күрсәтү күздә тотыла. Шулай ук Рудольф Нуриевның шәхси әйберләреннән торган музей экспозициясе тәкъдим ителер, "Колос" кинотеатрында даһи биюче хакында фильмнар күрсәтелер дип көтелә. Иҗат интеллигенциясе делегациясе Рудольф Нуриевның әнисенең туган авылы Татар Төгәлбәендә дә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International