Оча торган татар

2013 елның 6 сентябре, җомга
Рудольф Нуриевның әнисе Фәридә тумышы белән Татар Төгәлбәеннән икән. Ул 1904 елда дөньяга килгән, кызга 7 яшь булганда исә бер-бер артлы әти-әнисе үлеп киткән. Ятим калган Фәридәне  Казанда яшәүче абыйсы үзенә алып тәрбияләгән. Кыз шунда үскән, укыган. Фәридә Казанда хәрби хезмәттә булган башкорт татары Хәмит Нуриевка  кияүгә чыккан.
Кечкенә кызларын алып, Владивостокка эшкә җибәрелгән ире янына барганда, 1938 елның 17 мартында поездда Фәридә ханым малай таба.
Зур кара күзле, аксыл чәчле Рудольф кечкенәдән үк бик хәрәкәтчән, кызыксынучан һәм үзсүзле малай була. Җиңел гәүдәле, бертуктаусыз биеп, сикергәләп кенә торган малайга мәктәптә "балерина" дигән кушамат та тагып куялар. 1945 елда Фәридә ханым очраклы рәвештә генә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына бер билет сатып ала. Шул бер билетка алар, этешә-төртешә,  бөтен гаиләләре белән залга үтәләр. Шулай итеп, 7 яшьлек Рудольф беренче тапкыр театрга килә, искиткеч матур театр залы да, балет үзе дә аңа могҗиза, әкият булып күренә. Шушы көннән кечкенә Рудольф балет биючесе булырга карар кыла. Хыяллары тормышка ашканчы аңа әле бик күп тырышасы, бик күп каршылыкларны җиңеп чыгасы була. Ә каршылыкларның иң зурысы гаиләдә туа. Фәридә ханым, бар тырышлыгын куеп, улын сәнгатькә, музыкага тартырга тырышса, әтиләре Хәмит бердәнбер улының биюче булу теләге белән килешергә теләми. Сугышлардан йөреп кайткан политрук улын ничек тә биюеннән биздерергә, ирләр һөнәренә өйрәтергә тырышып карый, тик барысы да бушка гына була. Ата белән ул арасындагы аңлашылмаучанлык еллар узган саен тирәнәя, катлаулана гына бара.
1955 елда Ленинградның хореография училищесына укырга кергән 17 яшьлек Рудольф инде күптән үз алдына олы максат куйган һәм шуңа ирешү юлларын билгеләгән гаҗәеп тырыш, үз-үзен яклый алырлык шәхес булып җитлеккән була.
Училищеның 8 еллык курсын 3 елда төгәлләгән Рудольфны балет дөньясында бер могҗиза дип атый башлыйлар. Талантлы яшь биючене илнең иң яхшы театрлары эшкә чакыра. Рудольф Нуриев рус балеты күгендә яңа якты йолдыз булып кабына. Ленинградның С.М.Киров исемендәге театрында эшләгән өч ел эчендә ул башка биючеләр гомер буена да туплый алмаган зур репертуар әзерли.
1961 елның июнендә Франциягә  гастрольләре вакытында Рудольф Нуриев чит илдә калырга дигән карарга килә. Ул күп еллар Бөекбританиянең "Ковент-Гарден" королева балетында бии, Парижның "Гранд-опера" театрының баш балетмейстры дәрәҗәсенә күтәрелә. Рудольф Нуриев Франция, Англия, Италия, Америка һәм башка бик күп илләр тамашачыларын таң калдыра. "Оча торган татар" күп илләр гизә, дөньяның иң зур сәхнәләрендә бии, бию сәнгатенең иң бөек ноктасына җитә. Бервакыт Париж тамашачылары, аягүрә басып, Рудольф Нуриевны ярты сәгать алкышлап торалар. Бу вакыйга аны  Гиннесның рекордлар китабына кертә.
Әмма безгә бу даһи биюченең олы сәнгатен күрү бәхете язмады, үз иленең сәхнәләре аның өчен ябык булды. Нуриевның 54 ел гомеренең 27  елы – нәкъ яртысы – бездән аерым үтте, озак еллар аның исемен телгә алырга да ярамады.
Сәнгать өлкәсендә мөмкин булган бөтен биеклекләрне яулаган, дөньяның иң бай һәм даһи биючесе бәхетле булганмы соң? Әйе, ул чыннан да искиткеч бай кеше, миллиардер булган. Җир шарының төрле почмакларында 7 зиннәтле сарай, 2 шәхси утрау, бихисап сәнгать әсәрләре, дөнья банкларында зур счетлар – болар барысы да Рудольф Нуриевныкы. Әмма зиннәтле тормыш, байлык, дан һәм балет арасыннан бары тик берсен генә сайлап алырга мөмкин булса, ул, әлбәттә, балетны сайлар иде. "Бу дөньяда минем бердәнбер кадерле әйберем – ул балет", – дип әйтә торган булган Нуриев.
Бернинди кануннарга буйсынмыйча, үзе теләгәнчә яшәгән, иҗат иткән бу кеше тормышта бик ялгыз булган, гомере буе әнисен, туганнарын, үткәннәрен сагынып яшәгән. Әнисен үз янына алдыру өчен ниләр генә эшләмәгән ул: төрле илләрнең дәүләт башлыкларына үтенеч хатлары язган, дуслары белән бергәләп, меңләгән имзалар җыеп, Берләшкән Милләтләр Оешмасына мөрәҗәгать иткән, тик барысы да бушка гына булган. Бары тик 1987 елда совет хөкүмәте Австрия гражданины Рудольф Нуриевка нибары 72 сәгатькә Уфага кайтып, авыру әнисен күреп килергә рөхсәт бирә. Ләкин каты авыру Фәридә ханым меңнәрчә чакрым юл үтеп кайткан улын таныр хәлдә булмый инде.
Рудольф Нуриев Парижда чыккан бер китабында: "Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып-үскән. Димәк, мин – мөселман кешесе. Мин үземнең татарлыгымны җаным-тәнем белән тоям", – дип язган.
Рудольф Нуриев 1993 елда 54 яшендә вафат була. Ул Париж зиратында җирләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International