Татарстан Росреестры тарафыннан 1800 гектар мәйданда 14 мең җир кишәрлеге төшерелгән.
Очышлар республиканың Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Алексеевск, Чистай, Мамадыш районнары өстеннән үткәрелде. Барлыгы 2023 елда 72 очыш булган.
Аэрфотосурәтләр нәтиҗәләре буенча, Бердәм электрон картография нигезен тутыру, җир законнарын бозуларны ачыклау, шулай ук реестрлы хаталарны төзәтү өчен кулланыла торган ортофотопланнар әзерләнәчәк. Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, 40 минутка якын дәвам иткән бер очыш өчен пилотсыз очу аппараты 1,5 меңнән артык югары сыйфатлы фоторәсемнәр башкара. Эшкәртүдән соң алар пространстволы мәгълүматлар федераль фондына (ФФПД) тапшырыла һәм барлык кызыксынучы затларга да мөмкин була башлый.