2023 елның 20 сентябренә кадәр Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эшләре буенча хезмәткәрләр - актив эшләүче һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар арасында конкурс дәвам итә.
Яшьләр торак конкурсы - яшьләр өчен уникаль мөмкинлек - шул исәптән, әле никахта тормаган килеш социаль ипотека шартларында үз фатирын сатып алу мөмкинлеге, квадрат метры 60-70 мең сумлык ташламалы бәяле һәм инде яңа фатирда 28,5 елга кадәр зур булмаган түләүләр белән ипотека өчен түләү башкару мөмкинлеге белән.