Ток тирәсендә уяу бул!

2013 елның 7 сентябре, шимбә
Кырларда әле урып-җыю эшләре дәвам итә. Энергетиклар авыл хезмәтчәннәренә җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар телиләр һәм электр хуҗалыгы объектларын саклау зоналарында эшләгәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен һәм электр җайланмалары янында хәвефсезлек  кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорыйлар. Бернинди изге ниятләр дә әлеге кагыйдәләрне тупас бозу бәрабәренә башкарылырга тиеш түгел.
"Челтәр компаниясе" ААҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә механизаторлар, шоферлар һәм ремонт эшчеләре белән электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарында хәвефсез эшләү кагыйдәләрен өстәмә рәвештә кабатлап өйрәнергә тәкъдим итә. Саклау зоналарының аеруча куркыныч участоклары турындагы мәгълүматны һәм электр тогы тәэсиреннән зыян күргән кешегә табиб килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтү ысулларын һәр хезмәткәргә җиткерергә кирәк.
Шуны исегезгә төшерәбез, вазыйфаи затлар электр хуҗалыгы объектларын саклау зоналарында эшне бары тик гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә оештырырга бурычлылар. Аерым алганда, авыл  хуҗалыгы техникасының хәрәкәт итү маршруты "путевой лист"та күрсәтелгән булырга тиеш. Машиналарның электрүткәргеч һава  линияләре астында хәрәкәте бары тик транспорт хәлендә, чыбыклар иң аз салынып торган урында, терәк баганаларына якын җирдә һәм эшләрнең хәвефсез башкарылуы өчен җаваплы кешенең күзәтчелеге астында гына рөхсәт ителә. Челтәр оешмалары белән язма килешенүдән башка электрүткәргеч һава линияләрен саклау зоналарында югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән, салам һәм шуңа охшаш бүтән биек йөкләр белән узу, машиналарны һәм механизмнарны туктату тыела. Электрүткәргеч линияләр чыбыклары астында учаклар ягу, салам яндыру  шулай ук тыела. Электрүткәргеч кабель линияләрен саклау зоналарында җирне сукаларга да ярамый. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына сәбәп булырга, кайчагында хәтта кеше үлеменә китерергә мөмкин.
Өзелгән яисә җирдә ятучы электр чыбыгына, шулай ук зарарланган электр баганасына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән якындагы район электр челтәрләренең оператив-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез (телефон номерлары якындагы ТП ишекләрендә күрсәтелгән). Шулай ук МЧСка яисә җирле власть органнарына хәбәр итәргә була. Әгәр электр линияләрендәге авария кешеләр һәм терлекләрнең хәвефсезлегенә яный икән, ремонт бригадасы килеп җиткәнгә кадәр эшкә керешмәгез һәм чыбык өзелгән урыннан китеп бармагыз. Өзелгән  һава линияләре чыбыкларына  8 метрдан да якынрак килү кеше гомере өчен куркыныч.
Машинаның күтәртү механизмы яисә бүтән частьлары ток йөрүче чыбыкларга  кагыла икән, механизатор яисә шофер тизрәк контактны өзәргә һәм  механизмның хәрәкәтчән өлешен чыбыклардан яисә бүтән ток йөрүче өлешләрдән аерырга тиеш. Әгәр машина һәм чыбыклар контактын өзеп булмаса, механизаторга машина корпусына кагылмыйча гына кабинадан җиргә ике аягы белән берьюлы сикереп төшәргә кирәк. Аннан соң, хәвефле урыннан  берьюлы ике аягың белән сикереп-сикереп яисә аяк табаннарын җирдән аермыйча гына һәм  алар арасында өзеклек тудырмыйча (атлаучы аякның үкчәсе җирдән аерылмыйча икенче аякның очына  куела) атлап, бу җирдән ким дигәндә 8-10 метр ераклыкка китү зарур.
Кадерле авыл хезмәтчәннәре! Электрүткәргеч линияләрне саклау зоналарында һәм электр җайланмалары тирәсендә эшләү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Үзегезне саклагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International