Иң булдыклы энергетиклар Әлкидә ачыкланды

2013 елның 7 сентябре, шимбә
Чын уен
Чистай электр челтәрләре составына керүче Әлки, Спас, Алексеевск, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай районнары командалары Базарлы Матак янындагы Сабантуй җиренә җыелдылар. Иртәнге сәгать 8 дә ярышларны ачу тантанасы булды.
Иң элек энергетикларны Әлки җирендә сәламләп районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады.
– Тормышта сезнең хезмәт бик кирәк. Сез Әлки җирендә үзара тәҗрибә уртаклашып, эшегез өчен мөһим булган яңалыкларга, осталыкларга баеп китсәгез иде, – дигән теләген белдерде ул.
«Челтәр компаниясе» ААҖ Чистай электр челтәрләре" башлыгы Александр Наумов әлеге бәйгене үткәрү мөмкинлеген тудырган Әлки районы җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
– Биредәге ярышка район коллективларыннан иң булдыклы, иң тәҗрибәле осталар килде. Сез безнең ышанычлы таянычыбыз, яшь кадрларны хезмәткә өйрәтүче остазларыбыз. Биредә без үзебезнең һөнәри осталыкны күрсәтү белән бергә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен ничек үтәвебезне, бәлага юлыгучыларга беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә ия булуыбызны да бәян итәргә тиешбез. Болар барысы да безнең хезмәттә бик мөһим.
Әлки электр челтәрләре директоры Алексей Кольчик:
– Без Әлки җирендә эш тәҗрибәбез, яңалыкларыбыз белән уртаклашыйк. Тынгысыз хезмәтебездән бераз аерылып, гаиләләребез белән иркенләп ял итик, – диде, коллегаларына ярышларда уңышлар теләде.
"Челтәр компаниясе" ААҖ мондый бәйгеләрне ел саен үткәреп килә. Гадәттә ул май аенда уза булган. Быел энергетикларга  җәйге Универсиадага әзерлек эшләрендә ныклап торып катнашырга туры килгән. Шуңа профессиональ осталык бәйгесен үткәрү август ахырына күчерелгән.
Узган ел шундый ук зона ярышларында Чистай районы электр челтәрләре егетләре беренчелекне алган булган. Бүген аларга бәйге башлануны игълан итеп ярышларның флагын күтәрү хокукы бирелде.
Тантанадан соң командалар бәйге узасы  мәйданчыкка күчтеләр. Монда ярыш үткәрү өчен электр линиясе сузылган, трансформатор, электр шитлары әзерләнгән. Кыскасы, һөнәри осталыкта сынашу чынбарлыкка якын булган тормышчан шартларда бара.
Катнашучылар берничә этаптан торган бәйгедә ярыштылар. Башта алар барысы 1600 сорауны үз эченә алган материал буенча теориядән имтихан тоттылар. Бу эшне билетлар алып, компьютер аша башкардылар.
Аннан практик тәҗрибәгә, күнекмәләргә бәя бирелде. Әйтик, багана башына менгән монтерга ялгыш электр тогы сукты ди. Әнә багана башында маникен монтер ябышып калган.
Нурлат егетләренә шул маникенны кеше дип күзаллап баганадан төшерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү бурычы куелды, старт бирелде. Егетләрнең берсе йөгереп барып аягына махсус резин итек, кулына перчаткалар киде. Аннан баганага электр линиясе аша бау ташлады. Шуның ярдәмендә ике үткәргечне кушты һәм беркетеп куйды. Димәк, автомат рәвештә линиядә ут сүнә. Икенче бер монтер берничә секунд эчендә баганага менеп китте. Маникенга бау бәйләп аны баганадан аерды һәм акрынлап җиргә төшерделәр.
Инде егетләргә зыян күрүченең ток сугудан туктап калган йөрәген эшләтеп җибәрү зарур. Нәкъ кеше организмы кебек электронлаштырылган маникенга ясалма сулыш алдырдылар, йөрәгенә массаж ясадылар. Моны берничә мәртәбә кабатлагач, компьютерда "йөрәк тибә башлады" дигән язу чыкты. Бу эшләрне Нурлат энергетиклары алты минут эчендә башкардылар.
Мин ярышның бөтен нечкәлекләрен күзәтеп торган район электр челтәрләре баш инженеры Тәлгать Сафиннан әлеге бәйгегә аңлатма бирүен сорадым.
– Электр тогы белән зарарланган кешене сигез минут эчендә коткарып калып була. Минем эшләү дәверендә шундый очракның булганы да бар. Беренче ярдәмне бик тиз арада һәм дөрес итеп күрсәтү зарур, – ди Тәлгать Сәхапович. Нурлатлылар сыешкан алты минут уртача күрсәткеч икән. Иң яхшы күрсәткеч дүрт минут булды.
Аннан электриклар арасында багананы җир белән тоташтыру чыбыгының (заземление) дөрес урнаштырылуын ачыклау ярышы башланды. Шулай ук изоляциясе бозылган үткәргечне алыштыру, ут капкан трансформатордагы янгынны сүндерү, исәп приборларын алыштыру кебек сынаулар булды.

Осталарга – бүләкләр
Бәйрәмнең икенче көне дә бик эчтәлекле оештырылган иде. Монысында  махсус автобуслар белән энергетикларның хатыннарын һәм балаларын да алып килделәр. Аларга да күңелсезләнергә вакыт булмады. Төрле спорт ярышлары оештырылды, шулай ук Чистай һәм Әлки районнары сәнгать осталары зур концерт күрсәттеләр. Балалар, яшьләр Сабантуй мәйданында волейбол уйнадылар, кул көчләрен сынаштылар, көрәштеләр.
Аннан соң иң яхшы бригадаларны, бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Тантанада "Челтәр компаниясе" ААҖ җитәкчеләре, шулай ук районыбыз җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин энергетикларны бәйрәмнәре белән кайнар тәбрикләп чыгыш ясады.
Һөнәри конкурс йомгаклары буенча беренче урын Чистай районы энергетикларына бирелде. Ә икенче урынга Әлки районы электр челтәрләре бригадасы лаек булды. Безнең энергетиклар Руслан Шәйхетдинов, Михаил Провидохин, Илнур     Насыйбуллин, Илдар Сөләйманов Мактау грамоталары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Энергетиклар арасындагы бәйгедә беренче урын яулап, электр счетчиклары эксплуатацияләү буенча электромонтерлар Рифкать Нургаязов һәм Рәсим Вәлиәхмәтов шулай ук Мактау грамоталарына һәм премиягә ия булды.
Районыбыз электр челтәрләре диспетчеры Илдар Сөләйманов белән электромонтер Рифкать Нургаязов "Профессиясендә иң яхшы" исеменә лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International