Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Көзге эшләр алышынып кына тора
2013 елның 7 сентябре, шимбә
Бүген район хуҗалыкларында уҗымнарны чәчү өчен 25,6 мең гектар җир эшкәртелгән. 3,9 мең гектарда арыш, 20,5 мең гектарда көзге бодай чәчелгән, бу планлаштырылган чәчү мәйданнарының 95 проценты дигән сүз. Соңгы вакытта яуган яңгырлар һәм кояшлы көннәр уҗымнарның матур булып тишелүенә йогынты ясамый калмас. Димәк, киләсе елда мул уңыш алынасына өметләр зур дигән сүз.
Бу көннәрдә "Кызыл Шәрык" Агрохолдингы басуларында кукурузны силоска салу эше шактый актив җәелдерелгән. Әйтик, "Чаллы" савым комплексының азык базасына 3,5 мең тоннадан артык яшел масса салынган. Биредә бит терлекләр саны да 4 мең башка җитә, кышлату өчен аларга 18 мең тонна силос массасы кирәк. "Көнчыгыш Әлки" филиалында әлеге мөһим эштә – кукурузны тапатуда бер "Ягуар-830" һәм массаны ташуда өч "КамАЗ" эшли. Хезмәтне әлегә бер сменада оештырганнар.
– Чәчү беткәч, эшне ике сменада оештырачакбыз, – ди филиал начальнигы Рәис Гайфуллин.
Чәчү эшләре "Көнчыгыш Әлки" хуҗалыкларында оешкан төстә алып барыла. Без Үргәгар басуына килгәндә Илдар Хаҗипов, Габделхак Бәдретдинов, Мөнир Әхмәтшин агрегатларда уҗым бодае чәчү белән мәшгуль иде.
– Егетләребез бик тырышлар, ышанычлы механизаторлар. Уңганнар турында сөйләгәндә Айтуган Гайфуллинны, Раил Шәйхетдиновны да атап узмый ярамас, – ди Рәис Галимҗанович. Айтуган белән Раил көзге бодай һәм арыш чәчүдә зур өлеш керткәннәр, хәзер исә Айтуган сенаж салуда, Раил культивацияләүдә эшли икән.
Чәчү эшләре өчен һава торышы да бик уңайлы. Иң мөһиме, җирдә дым җитәрлек. "Көнчыгыш Әлки"дә 717 гектарда арыш, 2500 гектарда уҗым бодае чәчеп өлгергәннәр. Бодай чәчүне инде бүген төгәлләргә торалар. Ә 500 гектарда тритикалене 10 сентябрьгә чәчеп бетерергә ниятлиләр.
«Кызыл Шәрык-Агро»- ның "Үзәк Әлки" һәм "Көньяк Әлки" филиалларында да бүген уҗым культуралары чәчү, кукурузны силос базларына салу һәм көз башкарыла торган бүтән эшләр кызу темплар белән бара. Әйтик, "Үзәк Әлки"дә 6100 гектарда арыш һәм бодай чәчкән булсалар, 8 мең тоннадан артык яшел массаны "Карга" сөтчелек комплексы базларына салганнар. Ә "Көньяк Әлки"леләр 2280 гектарда уҗым бодаен, 1203 гектарда арышны җир куенына керткәннәр, Әлморзадагы симертү мәйданчыгы һәм Юхмачы комплексы базларына 4 мең тонна кукурузны силоска салып өлгергәннәр.
Игенчеләребезне алда көнбагыш урагы, кукурузны бөртеккә суктыру көтә. Димәк, әле җиң сызганып эшлисе эшләр алда.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз