Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Эчкерсез кайгырту, игътибар кирәк
2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы бездән ерагайган саен аның турыдан-туры шаһитлары да, сугыш кырларында кан койган солдатлар саны да кими бара. Кайбер авыл җирлекләрендә сугышта булган ветераннар бөтенләй калмады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова бүген бездә Бөек Ватан сугышы ветераны статусына ия 878 кеше яшәвен әйтте. Билгеле, аларның иң зур күпчелеге – үсмер килеш сугыш елларында колхоз-совхозларда хезмәт куйган өлкәннәребез, ирләре яу кырыннан әйләнеп кайтмаган яисә соңрак вафат булган тол әбиләр. Аларның һәркайсы яшь буынның олы хөрмәтенә, ихтирамына лаек икәнлеге турында күп сөйләп торасы да юк. Әмма, хөрмәт белән беррәттән, кайгыртуга, ярдәмгә мохтаҗ алар.
Мария Платонова әйтүенчә, әлеге ярдәм тагын да конкретрак, нәтиҗәлерәк булсын өчен ветераннарның һәркайсына "шефлар" – төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен һәм коллективларын билгеләгәннәр. Дөрес, ялгыз яшәүче өлкәннәрне караучы социаль хезмәткәрләр бар иде инде, әмма аларның үз вазыйфалары. Ә менә хезмәт коллективлары белән аралашу ветераннарга рухи көч өстәр иде. Ләкин бу "шефлык" мәҗбүри, отчет өчен генә булырга тиеш түгел, юкса, күңелләрен күрәсе урынга, рәнҗетүебез дә бар бит!
Олы юбилей алдыннан эшләнәсе эшләр район планына язылган. Монда һәр тармак үз өлешен кертәчәк. Мәсәлән, социаль яклау органнары көнкүрешләрен җайлауда, азык-төлек, дарулар белән тәэмин итүдә булышса, сәламәтлек сагында торучылар ветераннарга өстәмә диспансерлаштыру үткәрәләр, ягъни исәнлекләрен тикшереп, кирәк икән, дәва билгелиләр, киңәшләрен бирәләр (бу урында район хастаханәсендә сугыш ветераннары өчен аеруча уңайлы 3 палата булдырылуын да әйтеп үтәсе килә).
Районның мәдәният хезмәткәрләре дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бик күп чаралар – төрле фестиваль-концертлар, күргәзмә-конкурслар үткәреп торалар. Ә мәгариф системасында эшләүчеләрнең эш-гамәлләре тагын да изге – сугыш каһарманнары үрнәгендә яшь буында иң асыл сыйфатларны тәрбияләү, Туган илен яратучы, аның белән горурланучы буын үстерү (батырлык дәресләре, хәрби-патриотик җыр, иншалар конкурслары, Хәтер маршы һ.б чаралар шуңа юнәлтелгән).
Мәктәптә музей да булса, бу эш тагын да җанлы, нәтиҗәле килеп чыга икән. Әйтик, Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" патриотик клубы һәм музей эшчәнлеген оештыручылар авылларыннан сугышка китеп хәбәрсез югалучыларның язмышын ачыклаганнар. Иске Чаллы мәктәбе укучылары ветераннарга көндәлек авыр эшләрдә булышалар, "Туган як серләре" дигән экспедиция оештырганнар. Кыскасы, район хакимияте дә, авыл җирлекләре советлары да, башка оешма-учреждениеләр дә РФ Президенты Указын, хәтта ки күңел кушуын дип әйтик, үтәп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җитди әзерләнәләр.
Валентина Липужина әйткәнчә, ветераннарыбызны дәүләт кайгырта, алар әйбәт кенә пенсия алалар, өй-фатирлары да ремонтлана, әмма еш кына алар игътибарга, җылы сүзгә мохтаҗ. "Сөйләшеп утырыйк, истәлекләрен тыңлыйк, үзебезнең аларга бурычлы икәнлегебезне йөрәгебез аша тойыйк",–диде ул. Ә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветераннарыбызга карата кадер-хөрмәтнең, кайгыртуның тагын да югарырак дәрәҗәдә булсын иде, дигән теләген белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз