Ике округта өстәмә сайлау үтте

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Бу көнне Базарлы Матак авыл җирлегенең 10 нчы округында һәм Чиябаш авыл җирлегенең 1 нче округында  авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлау узды. Базарлы Матакның 10 нчы округында  үткән тавыш бирүдә  сайлаучыларның 77,7 проценты катнашты. 94 процент тавыш җыеп, бу округ буенча Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты булып Рәшит Әбрар улы Билалов сайланды. Чиябашның 1 нче округында тавыш бирү сайлаучыларның 100 процент катнашында узды. Биредә депутат булып Хәйруллин Фәргать Рәхим улы сайланды, аның өчен сайлаучыларның 67,4 проценты җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International