Халык иҗаты фестивале башланды

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Фестивальнең беренче этабы  3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Әлеге чорда районның 5 территориаль зонасында сайлап алу бәйгеләре уза. Юхмачы һәм Югары Әлки зоналарында андый конкурслар үтте инде. Анда Юхмачы, Чиябаш, Апак, Түбән Кәчи, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Борискино авыл җирлекләренә керүче авыллар үзешчәннәре үз чыгышларын тәкъдим итте. Бәйгедә 7 яшьтән 30 яшькәчә егетләр-кызлар катнаша ала. Алар фольклор, вокал, хореография, сәнгатьле сүз, декоратив-кулланма сәнгать номинацияләре буенча осталыкларын күрсәтә. Фестивальнең икенче этабы – район смотр-конкурсы – 27 сентябрьдә район мәдәният йортында узачак. Анда җиңүчеләр 4-5 октябрьдә Лениногорскида республика сайлау турында чыгыш ясый. Иң яхшылар исә 1-5 ноябрьдә Казанда талантларын күрсәтәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International