Басуларда эш кайный

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Механизаторлар көче белән 1500 гектарда кукуруз җыеп алынып, 20 мең 252 тонна яшел масса азык базларына салынды. Туңга сөрү 26,1 мең гектарда башкарылды. Бу эшкәртеләсе барлык җирләрнең 43 проценты дигән сүз. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында һәм "Хузангай" кооперативында  самолетлар ярдәмендә көнбагыш басуларына десикация (көнбагыш тамырын киптерү максатында агрочара) үткәрелә. Мондый участокларда көнбагышны ашау өчен кулланырга ярамый. Чуаш Борнаенда "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгында 16 гектар мәйданда бәрәңге җыеп алынды. Бәрәңге уңышы әйбәт, гектардан 262 центнер чыга. Тагын әле 34 гектарда бәрәңге аласылары калган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International