Юл һәлакәтләре кимегән

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Аларда 1 кеше үлгән, 17 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең 2 се машина йөртүчеләрнең исерек булуы аркасында килеп чыккан. Тизлекне арттыру 3 юл һәлакәтенә сәбәп булган. Юллар чатында тиешле кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан авариядә бер бала һәлак була. Баланың гомере өзелүгә китергән тагын бер сәбәп – машинада ул махсус автокреслога утырмаган була. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 14  юл-транспорт  һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 16 кеше җәрәхәтләнгән.
8 айда  ГАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1981 очрагын ачыклаган. Боларның 69 ы – автомобиль белән исерек килеш идарә итү,  5 е – машинаны узу кагыйдәләрен бозу, 19 ы – йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International